Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Юбилей көнендә Наилә Иматдин кызы  Айзатуллованы котларга Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалтдинов килде.


 Бүген, 2023 елның 27 декабрендә, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Түбән Каракитә  авылында яшәүче хөрмәтле Айзәтуллова Наилә Иматдин кызы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.

Юбилей көнендә аны Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалтдинов котларга килделәр.

 Алар Наилә Иматдин кызына  район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар;  сәламәтлек, иминлек, туганнарның һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.

Наилә Иматдин кызы 1933 елның 27 декабрендә Түбән Каракитян авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда,  аңа нибары 8 яшь була. 1941 елда әтисе фронтка китә. Ул 1943 елда һәлак була. Сугыш елларында, яшь булуына карамастан, Наилә Иматдин кызы, башкалар кебек үк, колхозда һәм өйдә өлкәннәргә булыша.

1956 елда Наилә Иматдин кызы  авылдашы Рәхимҗан Насыйбулла улына кияүгә чыга. Ире белән бергә алар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.

Кызганыч, ире яшьли вафат була, бу вакытта кече балаларына нибары 4 яшь булган. Наилә Иматдин кызына  тагын бер зур кайгы кичерергә туры килә, ул 2000 елда кызын җирли. Калган балалар гаиләләре белән Мәскәү һәм Ульян шәһәрендә  яшиләр. Аның 8 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Наилә Иматдин кызы  бөтен  гомерен авылга багышлый, колхозда эшли.

Бүген, өлкән яшьтә булуына карамастан, Наилә Иматдин кызы  үзен яхшы хис итә.
  -Ул күзлексез газеталар, "календарь-числолык" укый  (анда текстлар вак шрифтлар белән язылган), яңалыкларны күзәтеп бара , - дип сөйли улы Госман Рәхимҗан улы әнисе турында.
Хәзерге вакытта Наилә Иматдин кызы балаларының игътибары һәм кайгыртуы үзәгендә.  Өендә улы Госман һәм килене Гүзәлия белән яши. Бүген озын гомерлегә бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Җавап итеп Наилә Иматдин кызы үзенә күрсәтелгән игътибар һәм изге теләкләр өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International