Акция халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын алга җибәрүгә юнәлтелгән. Конкурсның судьялар коллегиясе видеороликларны игътибар белән өйрәнде һәм актив катнашулары, видеороликлар бирүнең креативлыгы өчен зур рәхмәт белдерә.
Яңа Убей төп мәктәбенең видеосы «Яңа елда ГТО» республика акциясендә җиңүче булды. Исегезгә төшерәбез, "Яңа елда ГТО" акциясе - ул ГТО стилендәге кар бабай әвәләү буенча урам ярышлары. ГТО стилендәге кар бабаен бергәләп әвәләү һәм килеп чыккан фигураның йомгаклау демонстрациясе теркәлгән видеоролик яздырырга кирәк иде. Яңа Убей төп гомуми белем бирү мәктәбен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар, җиңүләр телибез.