Чүпрәледә «Ел укытучысы»н ачыкладылар

2023 елның 22 декабре, җомга

Мәгариф өлкәсендә матур традицияне дәвам итеп, ел саен безнең районда «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең муниципаль этабы үткәрелә. Быел да ул 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узды.

Чарада бәйгенең куст этапларында җиңгән укытучылар катнашты. Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар үткәрделәр. Катнашучыларга коммуникатив культураны, бер-берсен тыңлый белүне, конструктив диалогка сәләтне, мобиль булуны күрсәтергә кирәк иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучылар да биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Бәйге үткән залда, шулай ук, дистә еллар дәвамында педагогик һөнәренә тугры калган гаилә вәкилләре дә бар иде. Бәйгедә Абдрахмановлар, Мокшиннар һәм Савельевлар гаиләләре династияләре да чыгыш ясады.
Һәм менә бәйгегә йомгак ясау вакыты җитте. Тантаналы чарада мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиуллов, укытучылар, жюри әгъзалары катнашты. Газинур Хәлиуллов бәйгедә катнашучыларны уңышлы сынаулары белән котлады һәм аларга яңа иҗади җиңүләр теләде.

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә 1 урынны Кече Чынлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Әхмәдуллова, 2 урынны — Иске Ишле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхмәтҗанова, 3 урынны — 1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илнара Шәрәпова яулады.
«Педагогик дебют» номинациясендә 1 урынга Ангелина Ятманова (Уби мәктәбе) чыкты, 2 урын Виктор Кузьминга (Матак мәктәбе) бирелде. 
«Педагогик династия» муниципаль конкурсында Абдрахмановлар, Мокшиннар һәм Савельевлар җиңүче булдылар.

«Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль бәйгесендә Лилия Җамалетдинова (Яңа Кәкерле мәктәбе) һәм Илсөяр Җамалетдинова (Кече Чынлы мәктәбе) — 3 дәрәҗә Диплом, Әлфирә Чүләкмина (1 санлы Иске Чүпрәле мәктәбе) һәм Анатолий Гаврилов (Городище мәктәбе) 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр һәм Алешкин-Саплык мәктәбе укытучысы Елена Лукьянова «Ел укытучысы» титулына ия булды.
Бәйгедә җиңүчеләргә зона этабында да уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International