Барлык объектларда янгынга каршы режимны көчәйтүгә өстәмә чаралар күрүне оештырырга тәкъдим ителде.
Бүген, 2023 елның 22 декабрендә, район башкарма комитетының утырышлар залында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды.
Утырыш эшендә район прокуроры Олег Гайнетдинов, комиссия әгъзалары катнашты.
КЧС утырышы барышында каралган иң актуаль мәсьәләләрнең берсе Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе булды. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча районара күзәтчелек бүлеге инспекторы Илдус Вәлиуллинның доклады тыңланды.
Илдус Илгиз улы билгеләп үткәнчә, районда 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Һәм бу уңайдан янгыннарны профилактикалау, уяулыкны арттыру һәм бәйрәм чаралары вакытында янгыннар барлыкка килгәндә оператив реакциягә әзерлекне тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды.
Илдус Вәлиуллин үз докладында шулай ук быел 5 ноябрьдә Иске Чүпрәле авылында булган янгын сәбәпләренә тукталды. Докладчы билгеләп үткәнчә, янгынның сәбәбе нигездә кеше факторы. Бинада сакчылар юк, иске электр үткәргечләре, бина җылытылмый, ял көннәрендә караусыз калдырылган электр җылыткычлары кулланыла, йөкләнеш иске электр үткәргечләргә була. бина иминиятләштерелмәгән.
Утырыш барышында шулай ук “Росгосстрах” иминият компаниясенең Чүпрәле филиалы башлыгы Ленар Җәләлов та чыгыш ясады. Үзенең чыгышы вакытында ул иминият мәсьәләләренә кагылды. Ул билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, фермерлар үз бизнесын гадәттән тыш хәлләрдән иминләштерүдә үзләре кызыксынырга тиеш.
Утырыш ахырында уяулыкны арттыру һәм бәйрәм чаралары вакытында янгыннар килеп чыкканда оператив җавап бирергә әзерлекне тәэмин итү өчен оешмаларда җитәкче состав арасыннан җаваплы вазыйфаи затларның дежурлыгын оештыру; газ авария-коткару хезмәте, янгын сүндерү часте һәм медицина хезмәтенең дежур каравылларының дежурлыгын көчәйтү тәкъдим ителде. Шулай ук барлык объектларда янгынга каршы режимны көчәйтү өчен өстәмә чаралар күрүне оештыру тәкъдим ителде.