Алмаз Яфизов Чүпрәледә монополиягә каршы федераль хезмәтнең эшчәнлеге турында сөйләде

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Районга сәфәре барышында Алмаз Яфизов 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес үткәрде.

Алмаз Яфизов, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, якташыбыз. Шушы көннәрдә генә ул районда очрашулар үткәрде. Монополиягә каршы федераль хезмәт нәрсә белән шөгыльләнә һәм ул халыкка кайсы ягы белән файдалы, дигән сорауларга җавап бирде.

Районга сәфәре барышында Алмаз Яфизов 1 санлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү мәктәбендә ачык дәрес үткәрде.

Әлеге дәрес вакытында ул югары сыйныф укучыларына конкуренциянең нәрсә икәнлеген, монополия турындагы мәсьәләләрне һәм илебездә нинди табигый монополияләр барлыгын аңлатты.

—— Безнең служба ирекле, намуслы конкуренция алып баруга, ягъни базар мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә. Бу эш федераль законнар белән көйләнә, хокук бозучылар җәзага тартыла, -диде Алмаз Альбертович дәрес вакытында. 

Ул, шулай ук, районның монополиягә каршы комиссиясе утырышында да катнашты. Сорауларга җавап бирде.

«Исток» кооперативында булып, сөттән продукция җитештерү процессын карады һәм продукцияне сәүдә челтәренә чыгару мәсьәләләре белән кызыксынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International