Чүпрәледә ГТО кышкы фестивале кысаларында алтын билгеләр белән бүләкләү булды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Кышкы фестиваль вакытында 11 сыйныф укучылары 6 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәделәр.

16 декабрьдә “Чемпион” физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм “Акчарлак” йөзү бассейны базасында гомуми белем бирү учреждениеләренең 11 сыйныф укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестивале узды.

Фестивальне тантаналы ачу вакытында Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Җәләлов Айрат Фиркатович “Хезмәткә һәм оборонага әзер” ВФСКның алтын билгесенә ия булучыларны бүләкләде: Вилданов Камил һәм Долгова Анастасияне - Иске Чүпрәле 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Синдюкова Янаны - Чуваш Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицей укучысы Нуртдинов Айнурны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International