Чүпрәленең унберенче сыйныф укучылары - ГТОның кышкы фестивалендә катнашучылар

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Кышкы фестиваль вакытында 11 сыйныф укучылары 6 баскыч сынау (тест) нормативларын үтәделәр.

2023 елның 16 декабрендә «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм «Акчарлак» йөзү бассейны базасында мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестивале узды.

Катнашучыларны Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Чүпрәле районы Башкарма комитетының спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Тантана вакытында активистларга ГТО отличие билгеләре тапшырылды.

Ә бүгенге фестивальдә сынаулар нормативларын үтәүгә 11 сыйныф укучылары язылды. Һәм алар барысы да биремнәрне уңышлы үтәделәр. Исегезгә төшерәбез, ГТО ның көмеш һәм бронза билгесе өчен югары уку йортларына кергәндә өстәмә балллар өстәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International