Газета һәм журналларга ташламалы язылу 2023 елның 14 декабренә кадәр дәвам итә. Бүген, 2023 елның 14 декабрендә, "Туган як" редакциясе һәм почта хезмәткәрләре администрация бинасында язылу кампаниясен уздырды. Район басмаларына язылуны рәсмиләштерү ТР Чүпрәле муниципаль районы Советының чираттагы утырышын уздыру кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров ялгыз өлкәннәр өчен газетаның өч нөсхәсенә кул куйды, барлык чүпрәлеләрне район газетасына язылырга чакырды.
- Районыбызда яшәүчеләрнең барысын да җирле газетага язылырга чакырам, ул безнең район эшчәнлеген яктырта, авыл халкының, хезмәт ветераннарының тормышы турында сөйли. Күбрәк укыгыз һәм сәламәт булыгыз! - диде Марат Ринатович.
Район прокуроры Олег Гайнетдинов 2 данәгә кул куйды. Газетаны кулга алып уку күңелле. Газетада республика яңалыклары белән кертемнәр бар, бу да яхшы, - дип йомгак ясады Олег Гайнетдинов.
Контроль-хисап палатасы рәисе Резеда Гафарова шулай ук, газетаны сайт аша түгел, кәгазь вариантта уку һәрвакыт кызыклырак һәм күңеллерәк булуын билгеләп, район газетасына язылды.
Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков та район газетасына язылды.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 14 декабренә кадәр газета һәм журналларга ташламалы язылу дәвам итә. Шулай ук редакция аша альтернатив язылуны рәсмиләштерергә мөмкин, телефон 2-23-43.