Районда депутат көне вакыйгаларга бик бай булды.
Бүген, 2023 елның 14 декабрендә, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин ТР Чүпрәле районында булды.
Районга килгәч, Шакир Ягудин Чүпрәле муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Аннары Городище һәм Яңа Чәке авылына юнәлде.
Городище авылында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев белән берлектә Шакир Ягудин мәктәптә куркынычсызлыкны утәу торышы белән таныштылар, мәктәп музеен карадылар, укучылар һәм педколлектив белән очраштылар.
Депутатның Түбән Чәке авылына баруы очраклы булмады. Шакир Ягудинның әтисе Шәяхмәт Сөләйман улы Яңа Чәке авылында туып үскән. Армиягә хезмәт итәргә китә, аннан соң аны фронтка алып китәләр, ул анда яралана.
Сугыштан соң Шәяхмәт Сөләйман улы Ульяновск шәһәрендә төпләнеп кала, өйләнә, дүрт бала туа, шуларның иң өлкәне - Шакир Ягудин.
Депутат сүзләренә караганда, бала чакта ул каникулларга әбисе һәм туганнары янына авылга еш килә торган булган. Бүген дә ул быел ачылган мәчеттң, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм исән кайтучылар хөрмәтенә куелган яңа һәйкәл янында да булды.
Моннан тыш, Шакир Ягудин бүген гражданнарны кабул итте, аның кысаларында ТР Чүпрәле районы халкы өчен язылу рәсмиләштерелде.