Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча иң яхшы дип танылды

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елның 13 декабрендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Татарстан Республикасы 2023 ел спортчысы» дигән тантаналы чара узды.

Быел чара “Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы төзелүгә -  100 ел” дип аталган бәйрәм кысаларында узды.

Безнең Чүпрәле районы берьюлы ике номинациядә җиңүче булды: халкы 30 мең кешегә кадәр булган муниципаль районнар арасында «Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» һәм Татарстан Республикасының авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО хәбәрләре» байрагын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International