Чүпрәле районында җитәкчеләр «Туган як» һәм «Таван ен» газетасына подписка рәсмиләштерделәр

2023 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2023 елның 13 декабрендә, Чүпрәле районында җитәкчеләр район газетасына подписка рәсмиләштерделәр. 

Киләсе елның беренче яртыеллыгында «Туган як» һәм «Таван ен» газеталарына Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, шулай ук Чүпрәле муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов язылды.

Җитәкчеләр район газетасын үзләре, шулай ук әти-әниләре өчен дә рәсмиләштерделәр. Рөстәм Мөхәммәтҗанов исә газетаны эчке эшләр бүлеге ветераны Вазих Сатдиновка да яздырды.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлана, бары тик санаулы көннәр генә кала бара.

Бу көннәрдә ташламалы язылу декадасы уза. Ул 14 декабрьдә тәмамланачак. Шулай ук газетаны редакциядән килеп алу шарты белән альтернатив вариант та тәкъдим ителә.

Хөрмәтле райондашлар, абунәчеләр! Сезне газета аша Чүпрәле районының барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар булырга чакырабыз! Һәркайсыгызны район редакциясендә, шулай ук почта бүлекчәләрендә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International