Узган атнада “Алтын” универсаль спорт залы базасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Халыкара инвалидлар көненә багышланган спорт ярышлары узды.
Бу ярышлар - көчле рухлы, нык ихтыярлы, җиңүгә һәм иң авыр киртәләрне җиңәргә сәләтен исбатлаган үзенчәлекле кешеләр өчен.
Катнашучыларга туп белән йөгерергә, каршылыкларны җиңәргә, төгәллеккә ярышырга, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" ВСФК нормативлары белән күнегүләр башкарырга туры килде.
Бөтен көчне туплап финишка беренче булып килергә тырыштылар алар.
Катнашучылар командада эшләү, иптәшләренә ярдәм итү һәм җаваплы вакытта каушап калмау сәләтен күрсәттеләр.
Ярышлар тәмамланганнан соң район башлыгы Марат Гафаров һәр катнашучыга грамота һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Ярышлар мавыктыргыч һәм кызык булды, бик күп уңай хис - кичерешләр һәм тәэсирләр калдырды.