ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин чүпрәлеләргә газетага язылу бүләк итте

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Ринат Рауф улы һәрвакыт матбугат язылу чорында теләктәшлек белдерә, шулай ук үз якташларына-буалыларга да ярдәм итә.

Бүген, 2023 елның 7 декабрендә, Чүпрәле районында ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин эш визиты белән булды. 

Эш визиты барышында Ринат Рауф улы гражданнарны кабул итте. Гражданнарны кабул итү «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуның 22 еллыгы кысаларында узды.

Шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин ТР Чүпрәле районында яшәүче өлкән буынга газетага язылу бүләк итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ринат Рауф улы һәрвакыт матбугат язылу чорында теләктәшлек белдерә, шулай ук үз якташларына-буалыларга да ярдәм итә. 

Ринат Гайзатуллин шәхсән үзенең дә газета-журналларны яратып укуын һәм әти-әнисе нең дә һәрвакыт җирле вакытлы алдыруын билгеләп үтте.

Хөрмәтле Ринат Рауф Улы! Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм җаваплы эшегездә, сәламәтлегегездә, гаилә иминлегендә зур уңышлар телибез. 

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 4 декабреннән 14 декабренә кадәр газеталарга ташламалы бәядән язылу декадасы уза. Шулай ук халык, оешма һәм предприятиеләр коллективлары өчен альтернатив бәядән язылу мөмкинлеге бар. Шалтыратыгыз, языгыз, без сезнең янга килергә әзер! Телефон: 89179276115, 2-23-43.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International