Район Советы утырышы

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 6 декабрендәге 53 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз өченче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.

2) 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш Кагыйдәләрен раслау турында.

4) 2024 елга Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының эш планын раслау турында.

5) Төрле.

Район Советы утырышы 2023 елның 14 декабрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International