Татарстан Республикасының Чүпрәле районы җитәкчеләре җылылык һәм мәхәббәт белән ясалган инклюзив сувенирлар сатып ала алдылар.
Бүген, 2023 елның 5 декабрендә, Халыкара инвалидлар декадасы кысаларында ТР Чүпрәле районы Башкарма комитетында хәйрия күргәзмә-ярминкәсе узды. Ярминкәдә тәкъдим ителгән эшләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кулы белән башкарылган.
Чара Татарстан Республикасы Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә башланыр алдыннан узды.
Җитәкчеләр җылылык һәм мәхәббәт белән эшләнгән инклюзив сувенирлар сатып ала алды. Ә эшләнмәләрне сайлау киң иде - бәйләнгән шарфлар, җылы оекбашлар, бизәнү әйберләре, май белән язылган картиналар, бисер белән чиккән фетра, бәйләгән кәрҗиннәр һәм башкалар.
Билгеләп үтик, мондый ярминкәләр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үз эшләнмәләрен сатарга гына түгел, ә аннан керем алырга да ярдәм итә.