Гуманитар ярдәм составында: өч генератор, ике бензопила, көрәкләр өчен саплар һәм санитарка машинасы.
Бүген, 2023 елның 5 декабрендә, Волонтерлар штабы урнашкан «Созидание» яшүсмерләр клубында «Чүпрәле - бергә без көч!», гуманитар йөкне СВО сугышчыларына тапшыру узды. Чираттагы гуманитар ярдәм Чүпрәле районыннан шәхси КамАЗларда йөк ташучы ир-атлар төркеме тарафыннан җыелган.
Чара бүген, 5 декабрьдә билгеләп үтелә торган волонтерлар көне кысаларында узды.
Гуманитар ярдәм составында өч генератор, ике бензопычкы, шулай ук көрәкләр өчен саплар сатып алынган. Бу әйберләр барысы да санитарка автомашинасына җыелган.
Илмас Әхмәтов сүзләренчә (сүз уңаеннан, ул үз КамАЗында гуманитар йөкне районнан СВО зонасына күп тапкырлар алып барган), өлкәнрәк яшьтәге камазчылар әлеге ярдәм инициативасы белән чыкканнар, калганнары аларны хуплаган.
Гуманитар ярдәмне җыюда матди ярдәм күрсәттеләр: Петр Минин, Александр Смирнов, Фиалет Садеев, Александр Никишкин, Тәлгать Хәйруллов, Альфред Хәйруллов, Ирек Яфизов, Рүзәл Әхмәтов, Гомәр Җәләлетдинов, Зөфәр Алиакберов, Айрат Сатдинов, Зөлфәт Каюмов, Илнур Науметов, Әлфик Хәйретдинов, Илһам Санатуллов, Руслан Нугаев, Рамил Иматдинов, Илмас Әхмәтов, Илгиз Хәлиуллов.
Гуманитар йөкне тапшыру вакытында Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Марат Ринат улы егетләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Бу инде безнең халыкның хәрбиләргә СВО зонасына тапшыра торган өченче машина. Әлеге техника аларга, башка җиһазлар кебек үк, бик кирәк. Ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, бердәмлектә безнең көчебез, - диде район Башлыгы.
Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, йөкне бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган безнең сугышчылар тарафыннан алып барылачак.