6 декабрьдә төнлә температура -14...-19°ка кадәр түбәнәя, көндез -12...-17° булыр дип көтелә. 7 декабрьдә республикага арктик аз болытлы антициклон таралачак. Беренчел фаразлар буенча, бу антициклонның йогынтысы, ким дигәндә, 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -23...-29°ка кадәр төшәчәк, түбән районнарда -34°ка кадәр, көндез -20...-25°тан югары булмас дип көтелә. Көннең уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 10-20°ка түбәнрәк булыр дип көтелә.