Аномаль-салкын һава торышы турында шторм кисәтүе

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2023 елның 5 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә башта циклонның арткы өлеше, аннары арктик антициклон йогынтысы астында һава температурасының шактый түбән төшүе һәм аномаль-салкын һава торышы булуы көтелә. 
5-6 декабрьдә циклон тылында бераз кар, 5 декабрь төнендә урыны белән буран булачак. Җил төньяк-көнбатыш юнәлешендә 5-10 м/с, 5 декабрь төнендә урыны белән 15-17 м/с кадәр көтелә. 5 декабрьдә температура: төнлә -8…-13, көндез -6..-11° тәшкил итәчәк. 6 декабрь төнендә температура -14...-19 кадәр төшәчәк, көндез -12...-17° көтелә.
7 декабрьдә республикага Арктиканың аз болытлы антициклоны таралачак. Алдан фаразлаган буенча, бу антициклонның йогынтысы ким дигәндә 13 декабрьгә кадәр сакланачак. Төнлә һава температурасы -23...-29 кадәр, түбән районнарда -34° кадәр төшәчәк, көндез -20..-25° югары булмас дип фаразлана. Көнлек уртача һава температурасы нормадан 10-20° түбәнрәк булган аномаль-салкын һава торышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International