Чүпрәледән тагын тугыз егет армия сафларына хезмәт итәргә китте

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Күптәннән сакланып килгән матур гадәт буенча егетләрне Петр Дементьев исемендәге парктан тантаналы төстә озаттылар. Анда әти-әниләр, дуслар, туганнар җыелды. Булачак солдатларга җылы теләкләрне, үгет-нәсыйхәт сүзләрен район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлекләре башлыклары, “Форпост” оешмасы, чик буе гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Сөләйманов җиткерде.

Армиягә китәсе егетләрнең күбесе район тармак технологияләр техникумында белем алган.

–Хәрби  мәктәп тормышын узу–һәр ир-егетнең бурычы. Улыбыз Искәндәр йөзебезгә кызыллык китермәс, намус белән хезмәтен үтәп кайтыр дип ышанабыз. Ул техникумда укыды. Мин үзем дә армиядә булган кеше, Камчатка якларында диңгез флотында хәрби хезмәтемне уздым,-ди Зур Чынлы авылыннан булачак солдатның әтисе Фәһим Шәмсетдинов.

Городище авылыннан Александр Мендеевны элеккеге матур гадәт дуслары гармун белән җырлый-җырлый армиягә озата килделәр. Араларында Александрның сөйгәне Яна да бар иде.

–Александрны көтәчәкмен. Мөмкинлек булган саен сөйләшеп торачакбыз, -ди ул.

Моннан берничә ел элек Иске Чүпрәле авылына Үзбәкстан якларыннан кайтып, төпләнгән Бикмөхәммәдовлар  да уллары Рамильне армия хезмәтенә озаттылар.

–Улыбызның яхшы хезмәт итүен телибез. Иң мөһиме –сәламәт, исән-имин  булсыннар.  Һәркемнең  баласы, без, ата-аналар өчен горурлык булсын, – ди әтисе Забир Бикмөхәммәдов.

Шулай итеп, РФ Кораллы Көчләре сафларын Иске Чүпрәле авылыннан Рамиль Бекмөхәммәдов, Яңа Шигали авылыннан Константин Калмыков, Иске Чүпрәле авылыннан Леонид Мадуров, Городище авылыннан Александр Мендеев, Татар Бизнәсе авылыннан Әнис Нуртдинов, Иске Уби авылыннан Максим Тимофеев, Матак авылыннан Данил Сурский, Чуваш Бизнәсе авылыннан Анатолий Фомин, Зур Чынлы авылыннан Искәндәр Шәмсетдинов тулыландырачак.

Соңыннан егетләргә юл сәдакасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International