Бүген, 2023 елның 1 декабрендә, 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган чара уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, 3 декабрьдә Россиядә, 2014 елдан башлап, илебез территориясендә һәм аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә яңа бәйрәм — Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бәйрәм хөрмәтенә бөтен ил буенча бу көнне төрле истәлекле һәм тантаналы чаралар, һәлак булган сугышчылар мемориалларына чәчәкләр салу тантаналары уза.
Бәйрәм өчен дата - 3 декабрь сайлана, чөнки бу көнне билгесез солдатның җәсәде Мәскәү Кремле диварлары янында Александров бакчасында тантаналы рәвештә җирләнә. Бүген Кремль дивары янындагы мемориал аның туганнары һәм якыннарының ничек һәм кайда үлгәнен белмәгән барлык кешеләр өчен символик табыну урыны булды.
Билгесез солдат көне - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу көне генә түгел, ә сугышлар һәм хәрби конфликтлар вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны берләштергән дата да. Бу-фронтта һәлак булганнарның барысына да рәхмәт, Ватанны саклаучы һәр солдат турында истәлек.
Чара барышында укучыларга Билгесез солдат көненә багышланган кыска метражлы фильм күрсәтелде.
Шул уңайдан 1 нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбендә «Хәтер вакыттан көчлерәк» темасына патриотик әсәрләр һәм рәсемнәр конкурсы игълан ителде.
Бүген конкурска йомгак ясалды.
«Хәтер вакыттан көчлерәк» патриотик иншалар конкурсында 1 урын - 8 «б» сыйныф укучысы А. Заббарова, 4 «б» сыйныф укучысы Р. Фәтхеева - 1 урын; 8 «в» сыйныф укучысы Н. Ярославцев - 2 урын, 4 «б» сыйныф укучысы А. Чулякмина - 2 урын; 8 «а» сыйныф укучысы А. Мәхмүтова - 3 урын.
«Хәтер вакыттан көчлерәк» патриотик рәсем конкурсында 1 нче «а» сыйныф укучысы И.Вәлиуллин 1 нче урынны, 4 нче «а» сыйныф укучысы А. Фәйсханова һәм 1 нче «б» сыйныф укучысы Магарин, 2 нче «б» сыйныф укучысы А. Закирова 2 нче урынны, 3 нче «б» сыйныф укучысы К. Вильданов 3 нче урынны алдылар. Конкурста җиңүчеләргә районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Виктор Петухов дипломнар тапшырды.
«Хәтер вакыттан көчлерәк» патриотик иншалар һәм рәсемнәр конкурсын оештырган һәм үткәргән өчен «1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУнә «Сугышчан туганлык» Чүпрәле иҗтимагый оешмасыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.