Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасында төбәкара семинар-практикум узды

2023 елның 1 декабре, җомга

Педагоглар үзләренең осталыклары белән эш тәҗрибәсеннән уртаклаштылар, стенд докладлары, мастер-класс күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының "Әкият" балалар бакчасында "Эко-мәктәп-Яшел флаг" халыкара программасы кысаларында төбәкара семинар-практикум узды.

Семинар-практикум темасы, өстәмә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүнең заманча алымнарына багышланган иде.

Чарада Татарстан Республикасы Чүпрәле районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы Газинур Хәлиуллов, шулай ук Идел буе территориаль идарәсе экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең баш белгече Ләйсән Гыйматдинова, әйдәп баручы белгеч Софья Грошева, күрше төбәкләрдән - Ульяновск өлкәсеннән, шулай ук Чувашиядән кунаклар катнашты.

Педагоглар үзләренең осталыклары белән эш тәҗрибәсеннән уртаклаштылар, стенд докладлары, мастер-класс күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International