Бүген, 2023 елның 29 ноябрендә, Чүпрәле районының Иске Шайморза авылында яшәүче Солтан Нуртдин улы Каюмов 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Аларның гаиләсендә дүрт бала була. Сугыш елларында бигрәк тә кыен була. Колхозда аларга өлкәннәр белән бергә көне-төне эшләргә туры килә.
Колхозда, янгын частендә бригадир булып эшли, аннары гомере буе Чүпрәле районының ХХII партсъезды исемендәге колхозда эшли.
Кызганычка каршы, сугыш еллары булгач без мәктәптә тиешле белем ала алмадык - дип искә төшерә ул.
Шуңа да карамастан, Солтан абый авылда хөрмәтле кешеләрнең берсе. Гомере буе колхозда эшләгән, хезмәт ветераны. Хатыны Рушания апа белән алар өч бала үстергәннәр. Кызганычка каршы - Рушания апа бу дөньядан 6 ел элек киткән. Алар бергә 53 ел яшәгәннәр. Бүгенге көндә Солтан абыйны кызы Илһамия карый. Улы янәшәдә яши, Ульянда тагын бер кызы яши. Солтан абыйның 6 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Солтан абый яшьлегендә барлык мәдәни чараларда катнашкан. Балалары аны һәрвакыт гармун алып, халык көйләрен җырлаган, диләр. Бабайның үрнәге оныкларында да чагылган. Аларның берсе - Айгөл, улының кызы, бүген авыл мәдәният йортында эшли, җырлый. Икенче оныгы - Гүзәл Хәсәнова, Илһамия кызы, күпсанлы вокал конкурсларда, шул исәптән Беренче каналда “Яңа йолдызлар фабрикасы” вокаль тамашасында уңышлы катнашучыларның берсе.
Юбилярны истәлекле дата белән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге вәкилләре котлады. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән атап язылган котлау хатын һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар. Балаларның, оныкларының һәм оныкчыкларының иң яхшы ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр.
Солтан абый хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.