Чүпрәле районы Алешкин-Саплык авылында яшәүче Васильевлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булды
Сабыйны район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгару Әниләр көне уңаеннан тантаналы төстә оештырылды.
Алешкин-Саплык авылында яшәүче Васильевлар гаиләсе икенче тапкыр әти-әни булдылар. Алар гаиләсендә сабый бала-уллары шушы көннәрдә дөньяга аваз салды.
Сабыйны район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән чыгару Әниләр көне уңаеннан тантаналы төстә оештырылды. Васильевларны әлеге шатлыклы вакыйга белән район башылгы урынбасары Алексей Ярухин, ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Шәрәфетдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин, табиб-акушер Светлана Тяхина, медицина хезмәткәрләре котладылар.
Демьянны, Васильевлар улларына шулай дип исем биргәннәр, бала тудыру бүлегеннән алырга абыйсы Радмир, әтисе Вячеслав, әбисе, туганнары килгән иде.
–Хәзер бит кем туасын алдан беләсең, без дә бу хакта тәгаен белгәч, улыбызга Демьян исемен сайладык. Ул «җиңүче» дигәнне аңлата,-диде назлы карашларын кечкенә улыннан ала алмыйча, шатлыгы белән уртаклашып Вячеслав Николаевич.
Демьянның әбисе Людмила Анатольевна да: “Хәзер мин дүрт оныгым булды. Дүртесе дә малайлар. Кыз-онык та бүләк итәрләр, исән-имин булсыннар”, -дип рәхмәтләрен табибларга белдерде.
Людмила Анатольевна әйтүенчә, әни кеше баласын тудырырга Ульяновск шәәһәренә барырга тиешле булган. “Ходай кушуы булган күрәсең, барысы да әйбәт узды, юлда калсаң нишләмәк кирәк”, -ди.
Васильевлар Алешкин-Саплык авылында әти-әниләре янында яшиләр. Гаилә башлыгы Дуван авылында клуб мөдире булып эшли, Регина исә, декретка кадәр банкта эшләгән.
Бәхетле ата-анага җитәкчеләр бала кирәк-яклары, котлаулар, ә иң мөһиме баланың туу турындагы мөһим документын тапшырыдлар. Җылы теләкләр теләп, исәнлектә, бәхеттә яшәүләр насыйп булсын, диделәр.