Гльзиян Гасиятулла кызы ире белән 5 бала тәрбияләгәннәр.
Әниләр көнен бәйрәм итү көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан министр Э.А. Зарипова имзасы белән Гльзиян Гасиятулла кызы Хәсәновага Мактау грамотасы килде.
Бүләк балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен җибәрелде.
Гльзиян Гасиятулла кызы Хәсәновага Министрлыкның Мактау грамотасы, шулай ук Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән Рәхмәт хатын район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова тапшырды. Хөрмәтле күп балалы әнигә нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.
Гльзиян Гасиятулла кызы тумышы белән Чуваш Республикасыннан. Комсомол районында Альбусь-Сюрбеево авылында туып үскән.
1976 елда Иске Шәйморза авылыннан Иршат Тимерша улы Хәсәновка кияүгә чыга.
Гльзиян Гасиятулла кызы ире белән бергә 5 бала тәрбияли: 4 ул һәм бер кыз.
Гльзиян Гасиятулла кызының ире үрнәк гаилә башлыгы була. Гомере буе колхозда, төрле эшләрдә эшли. Кызганычка каршы, ул бу дөньядан 2017 елда китеп бара.
Хәсәновлар гаиләсе үз балаларына карата сизгер мөнәсәбәт һәм мәхәббәт белән аерылып тора. Балалар дус һәм тәрбияләнгән, яхшы укыган. Гаиләдә һәрвакыт игелек һәм үзара хөрмәт хөкем сөрә.
Өлкән балалар әти-әниләренә кечкенәләрне тәрбияләүдә ярдәм иткәннәр.
Хәзерге вакытта өлкән улы Ирек Буа шәһәрендә яши, техникум тәмамлаган, мотор заводында мастер булып эшли. Икенче улы Ренат та техникум тәмамлаган, Казан шәһәрендә яши һәм эшли. Өченче улы Рифкать югары белем алган, Казан шәһәрендә Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бүлеге начальнигы булып эшли. Дүртенче улы техникум тәмамлаган, Төмән шәһәрендә яши һәм эшли.
Кызы югары белем алган, кияүдә, Кече Чынлы авылында яши.
Гльзиян Гасиятулла кызының 10 оныгы бар.
Игелекле һәм кайгыртучан әни, ягымлы хуҗабикә, Гльзиян Гасиятулла кызы, бөтен ана мәхәббәтен үз балаларын тәрбияләүгә биргән, күп еллар колхозда сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән. Ә 2003 елда балалар бакчасына эшкә күчкән.
Авылда Гльзиян Гасиятулла кызын игелекле һәм ярдәмчел кеше буларак беләләр. Бүген ул ялгыз яши. Ләкин балалар аны ялгызлыкта калдырмыйлар, еш кына кайталар һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәләр.
Бүген дә, Әниләр көнендә балалары һәм оныклары әниләре һәм әбиләре янына аны бәйрәм белән котларга кайтканнар, аңа сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләделәр.