Чүпрәледә Сәйфихан Нәфиевны искә алдылар

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Район халкы үзенең легендар улларын һәм кызларын онытмый. Елның-елында якташыбыз, үзвакытында Татарстан Республикасы прокуроры, Конституцион суд судьясы булып эшләгән Сәйфихан Нәфиевны искә алуыбыз моңа тагын бер дәлил.

Быел да бу чара район башлыгы Марат Гафаров, ТР прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов, Чүпрәле районы прокуроры Олег Гайнетдинов, Сәйфихан Нәфиевның якыннары: улы Гомәр Нәфиев; кияве, РФ Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Мәсәллимов; ТР Идел аръягы зонасы прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында узды.

Якташыбыз истәлегенә багышланган митингта чыгыш ясаган һәркем Сәйфихан Нәфиевның җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур өлеш керткән прокурорларның берсе, Җинаять хокукы өлкәсендә генә түгел, гражданлык хокукы өлкәсендә дә тәҗрибәле белгеч булуын билгеләп үттеләр.

- Без бүген республика прокуратурасының күп кенә хезмәткәрләре өчен остаз булган кешене искә алабыз. Аның кул астында хезмәт иткәннәр бүген үзләре дә прокурорлар булып эшлиләр һәм Сәйфихан Нәфиевны белгән һәркем аны яхшы, принципиаль кеше буларак искә ала. Аның безнең арадан китүенә 19 ел үтсә дә, без аны хәтерлибез. Ә кеше хәтерләрдә яшәсә, ул үлмәс диләр, - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Традиция буенча, тантана вакытында Сәйфихан Нәфиев премиясе дә тапшырылды. Җәмәгать тәртибен саклауга һәм хокук бозуларны профилактикалауга керткән зур өлеше өчен Сәйфихан Нафиев исемендәге премия быел Чүпрәле үзәк район хастаханәсе табиб-стоматологы Владимир Григорьевка, 2008 елдан халык дружинасы әгъзасы, район мәдәният йортының халык театры режиссеры Ринат Кәлимуллинга бирелде.

Республика прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов чүпрәлеләргә мондый чараны оештырган өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Митинг ахырында район прокуратурасы диварына куелган, Сәйфихан Нәфиевның фотосурәте төшерелгән мемориаль такта астына чәчәкләр салынды. Кунаклар һәм чарада катнашучылар республика экс-прокурорының кабинет-музеенда да булдылар.

Бу көнне, шулай ук, “Алтын” комплексында Сәйфихан Нәфиев истәлегенә көрәш ярышлары да оештырылды. Кайткан кунаклар спортның бу төрен караганнан соң, районда Татарстанның булачак көрәшчеләре үсүен билгеләделәр.

Сәйфихан Нәфиев исемендәге көрәш кубогы өчен 11 авырлык категориясендә 100гә якын спортчы көрәште.  Яшь көрәшчеләрне ул көнне спорт ветераны, бокс буенча спорт мастеры Татар Бизнәсе авылында туган Рафагат Сәлихов та күзәтте.

Турнирның иң яшь катнашучысы булып Азат Рәхимов танылды. Һәр авырлык категориясендә 1,2,3 урыннар билгеләнгән иде. Әлеге урыннарны яулаучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр, турнирның җиңүчесе грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International