Быел Рәхимҗан Хәйруллин үзенең 85 еллыгын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе кушуы буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гөбәйдуллин җирле үзидарә ветераны Рәхимҗан Хәйруллинны “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләде.
Рәхимҗан Хәернас улы Хәйруллин ТАССРның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында туган. 1970 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. 1957-1960 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән.
Төрле елларда Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы; КПССның Чүпрәле район комитетының икенче секретаре; Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, Түбән Кама район Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли. 1994-1998 елларда республиканың Чүпрәле районы администрациясе башлыгы булып эшли. Бу елларда ул территориянең социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеш кертә: ТАССР Министрлар Советының Чүпрәле районын үстерү буенча махсус карарын кабул итүгә ирешә; Казан, Чаллы, Әлмәтнең иң яхшы төзелеш көчләрен җәлеп итеп, яңа мәктәпләр төзүне оештыра; авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә, торак пунктларны төзекләндерүгә зур игътибар бирә.
Рәхимҗан Хәйруллин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре; «Мактау билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнгән. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Хезмәт ветераны”, СССРның ВДНХ бронза медале, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы, ТР Президентының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.