Безнең районнан көзге чакырылышка Илне саклаучыларны чираттагы озату булды.
Бүген, 2023 елның 23 ноябрендә, иртә таңда Иске Чүпрәле авылында П.В. Дементьев исемендәге хәрби паркта дүрт егетне хәрби хезмәткә озату тантанасы узды.
Болар - Иске Чәке авылыннан Константин Вирьялов, Татар Саплыгы авылыннан Никита Клементьев, Иске Чүпрәле авылыннан Асрорбек Отажонов һәм Владислав Фадеев.
Аларны озатырга, теләк-киңәшләрен җиткерергә Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән.
Традиция буенча, Ватанны саклаучыларга китәр алдыннан Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамов, чик сакчылары советы рәисе Альберт Сөләйманов һәм Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов теләкләрен җиткереп мөрәҗәгать итте.
Алар Чүпрәледән хәрби хезмәткә алынучыларның хәрби бурычларын һәрвакыт намус белән үтәүләренә ышаныч белдерделәр; егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен, яңа армия дусларын табуларын, ә хезмәт тәмамлангач, һичшиксез, кече ватаннарына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Аннары булачак солдатларга Алексей Егорович район башлыгы исеменнән символик бүләкләр - "юл садакасы" тапшырды.
Егетләрнең кайда хезмәт итәчәкләре республика хәрби комиссариат пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә анда егетләрне гаскәр төренә бүләчәкләр.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар утырган автобус нәкъ иртәнге сәгать 5тә Чүпрәле районыннан Казанга юл тотты.
Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, ә туганнарына күтәренке күңел белән солдатларны көтүләрен телибез.