Очрашу район башлыгы кабинетында узды.
Владимир һәм Василий – мобилизацияләнүчеләр сафын иң беренчеләрдән булып тулыландырган иделәр.
Казан полигоннарында өйрәнүләр узып алар махсус операция зонасына озатылдылар. Владимир анда яраланган. Ул инде госпитальдә дәваланганнан соң, сәламәтлеген тагын да яхшырту өчен өенә җибәрелгән.
Район башлыгы кабинетында узган очрашу вакытында егетләр хәрби зонадагы шартлар, көннәренең ничек узуы турында сөйләделәр.
Районнан килгән һәртөрле ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.
Марат Ринат улы хәрби хезмәткәрләрнең гаилә хәлләре, әти-әниләре, туганнары турында сорашты. Егетләргә бүләкләр тапшырды.