«Наше время - Безнең заман» фестивалендә чүпрәлеләр 2 нче урынны алды

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Котлыйбыз!

2023 елның 20 ноябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләр республика иҗат фестивале гала-концерты булды.

«Мудрость и наставничество» номинациясендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров кубок белән бүләкләнде.

«Хореография» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә районның эшләүче яшьләрнең иҗат коллективы беренче урыннарны яулады, «Визитка» номинациясендә икенче урынны яулады.

Гомумкоманда исәбендә чүпрәлеләр икенче урынны яуладылар!

Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International