Яңа Чүпрәле авылында яшәүчеләр үзсалымга500 сум акча кертергә килештеләр

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Иминлекне тәэмин итү максатында, 2024 елда авыл урамнарында күзәтү камералары хәм өстәмә яктырту урнаштырылачак.

Бүген, 2023 елның 21 ноябрендә, Чүпрәле районы Мәдәният йортында Яңа Чүпрәле авылы халкының авыл җыены узды. Көн тәртибендә  үзсалымның  нинди чараларда тотылу турында хисап, үсалым  күләмен раслау һәм 2024 елга планлаштырылган эш төрләре каралды. Җыенда Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтҗанов Рөстәм Искәндәр улы катнашты.

Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов үз чыгышында әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең тормышын һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән эшләрне атады. “Чыннан да, элек шәһәр тормышына сокланган авыл халкы хәзер алардан бер дә ким яшәми. Өйләр газ белән җылытыла, кранга чишмә суы керә; урамнар тигез, чиста. Кич җитү белән урам баганаларында лампочкалар кабына. Шуңа да карамастан, алда әле күп эшләр тора", - диде Рамил Дамирович.

Аның сүзләренчә, зиратларны чистарту киләсе елда да дәвам итәчәк. Санитар таләпләрне үтәп, авыл территорияләрен карап тоту буенча гражданнарның җаваплылыгын  арттыру күздә тотыла. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Искәндәр улы да бу турыда тәнкыйть белән әйтте.

"Сез бары тик һәрнәрсәнең әзер булуын гына яратасыз. Бер әйбер дә үзлегеннән генә булмый.  Үзегез актив булырга өйрәнегез. Чисталык, тәртип һәм, әлбәттә инде, авылның үсеше сездән тора!", - диде ул.

Бу сүзләрдә уйлану өчен нигез дә бар. Яңа Чүпрәле авылында яшәүчеләрнең барысы да үзсалым җыюда активлык күрсәтмиләр, ягьни 836 яңачүпрәлеләр катнашырга тиеш иде. Кызганычка каршы, шуларның 366сы гына (43%) тиешле сумманы түләгән.

Нәтиҗәдә миллион сумнан артык акча җыелмады.  Акча булмау тормыш өчен мөһим эшләрнең үтәлмәвен, проблемалар хәл ителмәвен аңлата. Шуңа да карамастан, дәүләт элеккечә үк авыл турында кайгырта. Иминлекне тәэмин итү максатында, 2024 елда авыл урамнарында күзәтү камералары, өстәмә яктырту урнаштырылачак.

2024 елга Яңа Чүпрәле авылында теркәлгән һәр балигъ булган кешедән 500  әр сум акча кертү турында килештеләр. Бу акчалар җирлетәге әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдереләчәк. Бу тәкъдимне хуплап, халык бертавыштан тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International