Кунаклар юбилярга Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк, шулай ук чәчәкләр тапшырдылар.
2023 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Чепкас-Илмәт авылында яшәүче Нурлидә Бәдретдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Озын гомерле хатын-кызның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ул 1933 елның 20 ноябрендә Чепкас-Илмәт авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Алар гаиләсендә 5 бала була. Нурлидә апа - иң өлкәне. Ул мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Кечкенә чактан ук аңа зурлар белән бертигез хезмәт итәргә, колхоз кырларында әти-әнисе белән эшләргә туры килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, аәтисен фронтка алып китәләр. Ул чакта фронтта каты сугышлар барган, әтисе әсирлеккә эләккән. Әсирлектән кайткач, аны сигез елдан артык вакытка шахталарга эшкә җибәрәләр. Бу еллар гаилә өчен иң авыр еллар булган. Әмма балалар бернигә дә карамый хезмәт итеп үсә.
Нурлида апа вербовка буенча Киров шәһәренә озатыла. Кайда гына эшләргә туры килми аңа. Кировтан кайткач, фермада сыер савучы булып эшли башлый. Ә аннары аңа Казанда яшәргә туры килә, монда ул тимер юлда эшли.
Кияүгә чыга, ләкин тормыш барып чыкмый. Аннан соң туган авылына, Чепкас-Илмәткә - нигезенә кайта. Фермада күп еллар сыер савучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам иткән.
Нурлидә апа искә төшергәнчә, ул вакытта барлык эшләр кулдан башкарылган. “ Сыерларны кул белән саудык, бер төркемдә 27 баш сыер бар иде, аларны үзебез ашаттык, асларын чистарттык.
Бүгенге көндә Нурлидә апа үз өендә үзе генә яши (балалары юк), әмма туганнары һәм якыннары аны ялгыз калдырмый, еш кына хәлен белешеп, аңа ярдәм итеп торалар. Нурлидә апа аларга бик рәхмәтле.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова котлады. Алар Нурлидә апага ныклы сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Озын гомерле ханымның туган көненә туганнары һәм якыннары, күршеләре килгән. Ул шундый игътибарга бик шатланды, барысына да бик зур рәхмәтен белдерде.