2023 елның 13-19 ноябрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында районда чаралар уздырыла.
Ел саен, ноябрьнең өченче якшәмбесендә, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә кешеләрнең һәлак булу һәм җәрәхәтләнү проблемаларына юнәлтү максатыннан кабул ителә. 2023 елның 13-19 ноябрь көннәрендә киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм травматизмны киметү максатларында, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне кысаларында чаралар үткәрелә.
Бүген, 17 ноябрьдә “Чүпрәле тармак технологияләре техникумында” Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУнең Буа бүлекчәсе “Чүпрәле тармак технологияләре техникумы” ДАҺБУ һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алуга багышланган чара үткәрелде.
Чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе, район башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, район ЮХИДИ инспекторы Дамир Даутов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Казан шәһәрендә ТУны профилактикалау бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәүче белгече Лилия Вахитова һәм техникум студентлары катнашты.
Лилия Вахитова билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре күп очракта машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, юл куркынычсызлыгы каешын, балаларны тотып тору җайланмаларын кулланмау, аек килеш йөрмәү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү.
Ул шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме җитмәслек шартларда киемдә яктылык кайтаручы элементларны йөртергә кирәклеген белдерде.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм район ЮХИДИ инспекторы Дамир Даутов үз чыгышларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда бик сак булырга чакырды.
Чара вакытында студентларга видеоролик күрсәтелде: анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм исерек килеш руль артына ның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйләнә. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Белешмә
2023 елның 10 аенда республикада 2827 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 233 кеше үлгән һәм 3386 кеше җәрәхәт алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы җәяүлеләр катнашында барлыкка килә.
Татарстанда җәяүлеләр катнашында 657 очрак теркәлгән, аларда 46 җәяүле һәлак булган һәм 325 кеше җәрәхәт алган.
Балалар юл-транспорт травматизмы торышы аеруча борчу тудыра. Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 389 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шулардан 16 бала һәлак булган (11 - пассажир балалары, 5 җәяүле бала) һәм 403 кеше төрле төрдәге җәрәхәтләр алган. Кызганычка каршы, октябрь аенда гына да юлларда биш бала һәлак булган: 2 - җәяүле һәм 3 - пассажир.