Татарстан Республикасы Чүпрәле районыны Түбән Каракитә авылында Айдар Дамир улы Газимовны искә алдылар

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Айдар Газимов махсус хәрби операциядә һәлак була.

17 ноябрьдә, Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында ЛНР һәм ДНР территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган - Газимов Айдар Дамир улы яшәгән йортка мемориаль такта һәм ул укыган Марс урта белем бирү мәктәбендә хәтер мемориалы ачылу тантанасы узды.

Чарада Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Искәндәр улы Мөхәммәтҗанов, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, Айдар Газимовның туганнары һәм якыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары, Яшь армиячеләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чара Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль һәм бюджет учреждениеләре грантларының республика конкурсын гамәлгә ашыру кысасында “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” 2023 елгы проектының яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга махсус хәрби опрациядә катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International