Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында “ГТО - сәламәтлеккә юл” муниципаль акциясе узачак

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Отличие билгесе алу өчен тиешле нормативларны уңышлы үтәгән катнашучылар түбәндәге билгеләр белән бүләкләнәләр: «ГТО ның алтын билгесе», «ГТО ның көмеш билгесе», «ГТО ның бронза билгесе».

2023 елның 20 ноябреннән 21 ноябрьгә кадәр «Алтын» спорт комплексы базасында «ГТО - сәламәтлеккә юл» муниципаль акциясенең «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы ДАҺБУ «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» студентлары арасында узачак.

Акциядә катнашуга, 5 баскыч сынау (тестлар) нормативларын үтәү өчен, 14 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге техникум студентлары кертелә. Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты булып www.gto. ru челтәрендә ГТО комплексының Бөтенроссия Интернет-порталында теркәлү тора.

Акциянең төп бурычлары түбәндәгеләр:

- ГТО комплексына, физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә кызыксынуны үстерү;

- ГТО комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын үтәү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән студентларны бүләкләү;

- яшүсмерләр арасында ГТО комплексын популярлаштыру.

Тиешле нормативларны уңышлы үтәгән катнашучылар түбәндәге отличие билгеләренә ия булалар: «ГТО ның алтын билгесе», «ГТО ның көмеш билгесе», «ГТО ның бронза билгесе».

 Акциядә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International