Чүпрәледә гомуми белем бирү учреждениеләре кызлары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» буенча район чемпионаты узды

2023 елның 18 ноябре, шимбә

Чемпионатның муниципаль этабында 13 кызлар командасы катнашты.

2023 елның 17 ноябрендә “Алтын” спорт комплексы, “Чемпион” спорт комплексы базасында һәм “1 нче Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында “КЭС - БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы кызлар командалары арасында 2023-2024 еллар сезонынының муниципаль этабы узды.

Муниципаль этапта 13 кызлар командасы катнашты.

Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вилданов сәламләде.

"КЭС - БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча кызлар командалары арасында 1 нче урынны Яңа Ильмәт урта мәктәбе командасы яулады, 2 нче урында - Шланга урта мәктәбе һәм 3 нче урында - Яңа Чәке мәктәбе командасы. Яңа Ильмәт урта мәктәбе капитаны Анастасия Макарова турнирның иң кыйммәтле уенчысы дип танылды һәм аңа Диплом тапшырылды.

1, 2, 3 урыннарны алган командаларга Дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.

Кызлар командалары арасында муниципаль этап чемпионатында җиңүче - Яңа   Илмәт урта мәктәбе командасы Чемпионатның зона ярышларында район данын яклаячак. Җиңүчеләргә уңышлар һәм алга таба  яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International