Теләге булган һәркем ГТО нормативларын үтәү хокукы алды
17 ноябрьдә Иске Чүпрәле районының “Алтын” спорт комплексында кызлар командалары арасында “КЭС - БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.
Тест үзәге хезмәткәрләре тарафыннан ВФСК нормативларын үтәү өчен "Хезмәткә һәм оборонага әзер" мобиль мәйданчыгы оештырылды.
идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү буенча теләге булган һәркем ГТО нормативларын үтәде