Безнең районнан көзге чакырылышка Илне саклаучыларны чираттагы озату булды.
Бүген, 2023 елның 17 ноябрендә, иртә таңда Иске Чүпрәле авылында П.В. Дементьев исемендәге хәрби паркта алты егетне хәрби хезмәткә озату тантанасы узды.
Болар - Убей авылыннан Артём Григорьев, Чуаш Ишлесеннән Станислав Желудкин, Иске Чүпрәле авылыннан Данил Кәлимуллин һәм Никита Спиридонов, Түбән Чәке авылыннан Сергей Мерчин, Шланга авылыннан Раниль Науметов.
Аларны озатырга, теләк-киңәшләрен җиткерергә Чүпрәле муниципаль районы хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән.
Традиция буенча, Ватанны саклаучыларга китәр алдыннан Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамов теләкләрен җиткереп мөрәҗәгать итте.
Алар Чүпрәледән хәрби хезмәткә алынучыларның хәрби бурычларын һәрвакыт намус белән үтәүләренә ышаныч белдерделәр; егетләргә армия хезмәтендә уңышларга ирешүләрен, яңа армия дусларын табуларын, ә хезмәт тәмамлангач, һичшиксез, кече ватаннарына әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Аннан соң булачак солдатларга Айрат Фиркатович район башлыгы исеменнән символик бүләкләр - "юл садакасы" тапшырды.
Егетләрнең кайда хезмәт итәчәкләре республика хәрби комиссариат пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә анда егетләрне гаскәр төренә бүләчәкләр.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар утырган автобус нәкъ иртәнге сәгать 5тә Чүпрәле районыннан Казанга юл тотты.
Егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен, ә туганнарына күтәренке күңел белән солдатларны көтүләрен телибез.