Солдат мемориалларын хакимият вәкилләре, туганнары һәм якыннары тарафыннан куелган кызыл канәфер чәчәкләре бизәгән.
Чепкас-Илмәт, Хорновар-Шигали һәм Шланга авылларында Украинада барган махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган Марс Сәлаховның, Иван Немасевның һәм Ильмир Мостафинның истәлекләрен мәңгеләштерүгә багышланган патриотик чаралар узды. Геройларның өчесе дә үлгәннән соң “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән иде.
Истәлекле чараларда хәрби хезмәткәрләрнен әти-әниләре, туганнары, район башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыклары, районның спорт, мәгариф һәм мәдәният бүлеге вәкилләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, педагоглар, авыл халкы, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Чара Чепкас-Илмәт авылында Марс Сәлахов яшәгән йорт диварына урнаштырылган мемориаль тактаны тантаналы шартларда ачудан башланды. Аннан соң Марс Минзаид улының якты истәлеген барлап, мемориаль тактага чәчәкләр салынды. Чепкас-Илмәт мәктәбендә Марс Сәлаховның шәхси әйберләре һәм фотолары туплпнган мемориаль почмак ачылды.
Шундый ук чара Хорновар-Шигали авылында да булды. Иван Немасев укыган мәктәптә аның якты истәлегенә багышланган почмак ачылды, һәм ул яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде.
Көннең икенче яртысында Шланга авылында Ильмир Мостафин яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылды, һәм ул укыган мәктәптә герой истәлегенә багышланган почмак ачылды.
Бу көнне Луганск халык республикасы һәм Донецк халык республикасы территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын намус белән үтәп, һәлак булган герой-якташларыбыз турында бик күп җылы сүзләр әйтелде, әти-әниләре, туганнары, укытучылары, дуслары алар турында горурланып сөйләделәр. Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булганнарның якты хәтере бер минутлык тынлык белән искә алынды.
- Без бу егетләребез белән горурланабыз; илебезне якларлык, кыенлыклар алдында куркып калмаслык, боерыклар үтәрлек ул үстергән әти-әниләр алдында башыбызны иябез. Үз-үзләрен аямаган бу егетләребезнең батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк, - диде район башлыгы Марат Гафаров тантаналарда.