2023 елның 20 ноябрендә Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт, 112 кабинетта (район Башкарма комитеты бинасы, опека һәм попечительлек секторы кабинеты) адресы буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга: ятим калган һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларга, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затларга, уллыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә 10:00 дән 12:00 гә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылачак.