Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Зур Чынлы авылында яшәүче Адия Сафиулла кызы Басырова шахтада да эшләгән

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында гомер итүчеләрне 90, 95 һәм 100 еллык юбилейлары белән котлаулар дәвам итә.

 Зур Чынлы авылында яшәүче Адия Сафиулла кызы Басырова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Юбилярны Татарстан Республикасы Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов котлады. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Сәламәтлек, бәхет, озын гомер, туганнар һәм якыннар тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләделәр.

Адия Сафиулла кызы Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туган. Әдиянең әтисе Сафиулла абый - Бөек Ватан сугышында катнашкан. Гаиләдә ике бала булган, Адия апа өлкәне, ә кечесе - Сания.

Сугыш башланган вакытта Адия апага 13 яшь була, сугыш елларындагы авырлыклар аңа да туры килә. Кайда гына эшләмәгән, һәм ниләр генә күрмәгән ул авыр сугыш елларында. Яшьтәшләре белән урманнар да кисәргә туры килгән, башка авылдашлары белән бергә утын да әзерләгәннәр. Аңа Донбасс шахтасында да эшләргә туры килә.

Адия апа авылдашы Касыймга кияүгә чыга. Ире белән бергә дүрт бала үстерәләр: Нәҗия, Вазыйх, Фәния һәм Дамир.

 Бүгенге көндә Адия Сафиулла кызы улы Вазыйх гаиләсе белән яши. Ул үзенең балаларына, бигрәк тә улы Вазыйхка һәм килене Зөлфиягә бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International