РФ Кораллы Көчләренең көзге чакырылыш кампаниясендә барлыгы 40 Чүпрәле егете хәрби хезмәткә алыначак.
Бүген, 2023 елның 13 ноябрендә, иртән, Чүпрәле районының Петр Дементьев исемендәге паркында РФ Кораллы Көчләре сафларына тантаналы озатулар булып узды. Бу көзге чакырылыш кампаниясе барышында Ватанны саклаучыларны өченче озату инде.
Ватан алдындагы бурычны үтәргә Алешкин-Саплык авылыннан Данил Карусев һәм Василий Карусев, Яңа Ишле авылыннан Рәзил Каюмов һәм Әлфис Хәлимов, Шланги авылыннан Риназ Мостафин китте.
Егетләрне хәрби хезмәткә район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, хәрби хезмәткә алынучыларның туганнары һәм якыннары, дуслары килгән иде.
Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов булачак солдатларга уңышлы хезмәт, яхшы иптәшләр һәм командирлар; шулай ук туган якка чын ир-егетләр булып кайтуларын теләде. Традиция буенча булачак Ватанны саклаучыларга акчалата бүләкләр тапшырылды.
РФ Кораллы Көчләренең көзге чакырылыш кампаниясендә барлыгы 40 Чүпрәле егете хәрби хезмәткә алыначак.