10 ноябрьдә, Россиядә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.
Полициядә хезмәт - җаваплы, авыр, ә кайчак куркыныч эш тә. Район полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре ел саен үзләренең сайлаган һөнәрләренә бирелгәнлекләрен, куелган барлык бурычларны лаеклы үтәүләрен исбатлыйлар.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Артем Абрамов намуслы һәм фидакарь хезмәтләре, хезмәт бурычын үтәүгә үрнәк мөнәсәбәтләре өчен барлык шәхси составка рәхмәт белдерә.
- Хезмәтегез сезгә шатлык китерсен, янәшәгездә һәрчак игелекле, кайгыртучан кешеләр - хезмәттәшләр, дуслар, туганнар булсын, - диде ул.