Чүпрәле командасы хәрби әзерлек буенча республика хезмәтчәннәре арасында өченче булды

2023 елның 10 ноябре, җомга

2023 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле яшүсмерләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча Спартакиада узды.

Тәтеш шәһәрендә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча республика Спартакиадасының зона этабы узды.

Күп төрле ярышта республиканың дүрт районыннан командалар катнашты. Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан да яшьләр көч һәм җитезлек белән җиңү яуларга килгәннәр. Тәтештән гражданнар яклау көллияте курсантлары катнашты.

Катлаулы ярышта Тәтеш егетләре югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм җиңүгә ирештеләр. Икенче урында - Буа районы вәкилләре, өченче урында - чүпрәлелеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International