Юбилярның олы апасы Мария Петровна Шуркина Чуаш Чүпрәле авылында яши һәм аңа 102 яшь тулган.
Шушы көннәрдә Чуаш Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров һәм район ветераннар советы вәкиле Җәүдәт Мөдәррисов Дарья Петровна Ларионова янында булдылар. Дарья Петровна Ульяновск шәһәрендә балаларында яши һәм быел олуг юбилеен - 95 яшен билгеләп үтә.
Дарья Петровна Яңа Әлмәле авылында күп балалы гаиләдә, тугызынчы бала булып, дөньяга килгән. Аның бала чагы бик авыр булган.
Гаилә кулакларны бетерү сәясәтенә эләгә. Өй-мунчаны, терлекләрне – барлык байлыкларын тартып алалар. Әтисен төрмәгә утырталар, ул анда 1943 елда үлә. Аның артыннан әнисе дә вафат була.
Башта балаларны күршеләре сыендыра; өлкәннәре эшли, кечкенәләрне тәрбияли. Бераздан аларга мунчаны кире кайтаралар, алар шунда яши башлый.
Дүрт туган фронтка китә, берсе кире әйләнеп кайтмый; өлкән апалары окоп казу эшенә, ФЗУга укырга җибәрелә.
Дарья да булдыра алганын эшли, өлкәннәргә ярдәм итә. Колхозда хезмәт итә. Сугыштан соң озак еллар райпода эшли.
Хәйбулдино авылында яшәүче кешегә кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала туган. 12 ел бергә яшәгәннән соң, ире үлә. Дарья Петровна балаларын ялгыз килеш аякка бастыра.
Шуңа карамастан, Дарья Петровна язмышыннан зарланмый. Җәен ул авылына кайта, кышын балалары янына китә. Чуаш Чүпрәле авылында аның олы апасы Мария Петровна Шуркина да яши, шушы көннәрдә генә ул туган көнен билгеләп үтте: аңа 102 яшь тулды.
- Күп авырлыклар һәм кыенлыклар өчен ходай гомер биргәндер, - ди озын гомерле ханым.
Кунаклар аңа бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды; сәламәтлек, балаларының һәм якыннарының игътибарын теләде. Дарья Петровна кунакларны бик ачык йөз белән каршы алды. Җәудәт Мөдәррисов белән алар район кулланучылар җәмгыятендә бергә эшләгәннәр, шушы вакытларны, хезмәттәшләрен искә төшерделәр.