Татарстан Республикасы территориясенд урыны белән:
- 8 ноябьдә кич белән, 9 ноябрьдә төнлә һәм көндез томан (Казанда-төнлә һәм иртән);
- 9 ноябрдә көндез көчле җил, көчәйгән вакытта 15 м/с.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны йөгереп чыкмаска, чөнки машинаның тормоз юлы, тайгаклануы һәм бозлануы аркасында автомобиль тизлеге шактый арта. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә. Күренүчән жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән җәяүлеләр үтүе урынында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында шоферга транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтү юлын гына кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына барырга;
6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Җил көчәйгәндә:
1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2.Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.
6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.