ТР Чүпрәле районының «Чайка» лагерендә ял итүче балалар ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

2023 елгы сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Чайка» лагерендә көзге ял сменасы узды.

Көзге сменада лагерьда 50дән артык бала һәм яшүсмер ял итте. 1 ноябрьдә лагерь хезмәткәрләре һәм ял итүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативларын үтәделәр: йөгерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгеп һәм җәеп тору, биек перекладинада тартылу, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү.

Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International