Яшь чүпрәлелеләр, ял иткәндә дә, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында онытмыйлар.
28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә көзге сменаның мәктәп яны лагерьлары эшли, аларда 350 бала һәм яшүсмер ял итә.
Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка җәлеп итү максатыннан районның мәктәп яны лагерьларында 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр түбәндәге дисциплиналар буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр: йөгерү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, биек перекладинада тартылу, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү.