Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
2023 елның 7 ноябренндә 18 сәгатьтән 8 ноябрьнең 6 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләренең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2023 елның 7 ноябрендә кич белән, 8 ноябрьдә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр сакланачак.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, яшен вакытында, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм транспортыгыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтеп торыгыз. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һава тырышы яхшырганны көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбән җирдә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы яхшырак, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары дәрәҗәдә игътибарлы һәм сак булырга.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.