ТР Чүпрәле районында 2400 кв. метр мәйданда бинаның 2 бүлеге янган

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Янгынны сүндерү өчен барлыгы 69 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителгән.

2023 елның 5 ноябрендә кич белән ТР Чүпрәле районында зур янгын була, «Идел буе Цеолиты» ҖЧҖнең фасовка склады яна.

Бу хәл турында хәбәр алынгач, Чүпрәле районының барлык торак пунктларыннан янгын сүндерү хезмәте һәм ирекле янгын сүндерү дружиналары вакыйга урынына килә. Шулай ук чакыру урынына район электр челтәрләре, Чүпрәле РЭГС, РОВД һәм Чүпрәле үзәк район хастаханәсе хезмәтләре җибәрелә.

Янгынны сүндерү өчен барлыгы 69 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителгән. Моннан тыш, күрше өлкәләрдән: Чувашиядән, Буа районыннан янгын сүндерү хезмәтләре, шулай ук районның авыл җирлекләреннән һәм оешмаларыннан ирекле-янгын сүндерү дружиналары җәлеп ителде.

Ачык яну нәтиҗәсендә бинаның 2400 кв.метр мәйдандагы 2 бүлеге янган. Янгын тулысынча төнлә генә сүндерелде. Янгынның төгәл сәбәпләре әлегә билгеләнә. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.  

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Ринат улы Гафаров янгын сүндерүдә ярдәм иткән барлык белгечләргә һәм хезмәтләргә рәхмәт белдерде.

"Аларның тырышлыгы белән зур ашлык запаслары сакланган складны саклап калу мөмкин булды", - дип билгеләп үтте Марат Ринатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International