Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының тармак технологияләре техникумында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан КВИЗ-уен узды

2023 елның 4 ноябре, шимбә

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, 2023 елның 3 ноябрендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында Бердәм Россия Яшь гвардиясе җитәкчесе Санатуллова Гөлназ һәм “Созидание” яшүсмерләр клубы педагогы Акчурин Мансур катнашында Халыклар бердәмлеге көненә КВИЗ-уен үткәрелде.

Уенда тармак технологияләре техникумы студентлары катнашты, алар 5 командага бүленгән иде. Барлыгы 6 сорау буенча 4 раунд булды.

Уен тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалды. Призлы урыннарны алган командаларга дипломнар, ә калган командаларга катнашкан өчен сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International